«Безне Китап йорты каршы ала!»: китапханә буйлап театральләштерелгән сәяхәт (0+)
10 февраль көнне «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр шәһәр үзәк китапханәсендә кунакта булды. Алар китапханәгә экскурсияне түземсезлек белән көтеп алды, күбесе өчен бу «Китап йорты» белән беренче танышу булды. Яшь китап сөючеләрне китап хәзинәләре сакчысы – Убырлы Карчык каршы алды. Бу әдәби персонаж балаларны китапханә һәм китапларны куллану кагыйдәләре белән таныштырды, балаларга яраткан әкият геройлары турында табышмаклар әйтте. Нәни китап сөючеләр зур кызыксыну һәм игътибар белән әкият геройларының китапларны сайлап алу, китапларның урнашу тәртибе, китапханәдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләгәнен тыңлады. Балалар сокланып матур китапларны карады, табышмаклар чиште, бәйгеләрдә катнашты. |